08.10.2012 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Казан шәһәренең Патрис Лумумба урамында урнашкан Агропромышленность паркы янында машина кую урыны ясау өчен җир кишәрлегенә алыш-биреш ясау буенча киңәшмә үткәрелде.
Әлеге адрес буенча күрсәтелгән дәүләт мөлкәте “Татарстан Республикасының спорт –кулланма этләр асрау Федерациясе” өлкәара иҗтимагый оешмасына бирелгән.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән киңәшмәдә ААҖ “Ак Барс” Банк вәкилләре белән берлектә җир кишәрлекләре мәйданы билгеләнде. Бүгенге көндә җир кишәрлеген ААҖ “Ак Барс” Банкы белән алыш-биреш итү өчен межалау эшләре алып барыла.