2012 елның 9 нчы октябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә куелган бәяне күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.
Аукционда Югары Ослан һәм Мамадыш районнарында урнашкан мөлкәт комплекслары җир кишәрлекләре белән бергә сатылды.
Аукционда сатылудан алынган 3 561,5 мең сум акча Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.