18.10.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы муниципаль районнары җирлекләренең генераль планнары проектларын эшләү стандартын раслау турында»гы карары проектын тикшерү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә ведомство вәкилләренең эшләнелә торган карар проекты буенча искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тыңладылар.