Бәяне күтәрү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча ачык аукцион үткәрелде

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

       2012 елның 11 нче октябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә куелган бәяне күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.

       Аукционда Лениногрск шәһәрендәге кеше яшәми торган бина һәм Казан шәһәрендә урнашкан күчемсез милек объекты сатылды.

       Cатылудан алынган 1 950, 775 мең сум акча Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International