Республикада яшәүче 19 981 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 12 октябре, җомга

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 10 нчы октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 19 981 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 421 е (12%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 447,008 га тәшкил итә;

Межаланган җир кишәрлекләре – 19 638;

Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 18 663.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 9 534  җир кишәрлеге бирелде.

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда 24 407 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

       Тулырак мәгълүмат матбугат релизында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International