2019 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы 156-УП номерлы Указын гамәлгә ашыру кысаларында Республика мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында булды.
Татарстан Республикасының башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә мәгълүмати-консультацион төркем эшендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Хокук идарәсенең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты Александр Паймухин катнашты.
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының мөрәҗәгать иткән гражданнарына Александр Паймухин җир һәм күчемсез милек объектларына милек хокукын рәсмиләштерү, җир кишәрлекләре чикләрен ачыклау, җир кишәрлекләре һәм башка мөрәҗәгатьләр буенча торглар үткәрү тәртибе турында тиешле аңлатмалар һәм киңәшләр бирде.