Октябрьнең һәр соңгы якшәмбесендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен пассажирларны һәм йөкләрне ташу, шулай ук автотранспорт чараларының тиешле техник торышы турында кайгыртучы кешеләр билгеләп үтә.
2019 елның 25 октябрендә «Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
«Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм министрның беренче урынбасары Артур Галиев катнаштылар.
Котлау сүзендә министр машина йөртүчеләрнең эше пассажирларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык, ышанычлы транспорт торышы белән бәйле булуын билгеләп үтте. Мондый җаваплылыкны үтәргә һәрвакыт югары профессиональлек, техникага сакчыл караш һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга хөрмәт белән карарга ярдәм итә.
Министр хезмәткәрләргә киләчәктә дә уңышлы эш, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.