Фәнил Әһлиуллин дәүләт граждан хезмәтенә беренче тапкыр килгән Министрлык хезмәткәрләренә таныклыклар тапшырды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бүген министр урынбасарлары, структур бүлекчәләр һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында министр Фәнил Әһлиуллинда каршында узган атналык киңәшмә шатлыклы вакыйгалардан башланды. Министр Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча ярышларда 2 урын яулаган Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын зур шатлык белән котлады һәм Спартакиадада уңышлар теләде. Министр, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты вәкиле Резедә Гыйльмиева катнашында, беренче тапкыр дәүләт граждан хезмәтенә кергән министрлык хезмәткәрләренә таныклыклар тапшырды. Яшь белгечләрне шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Ветераннар советы рәисе Михаил Виноградов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International