2019 елның 1 ноябрь көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 54 133 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 13 340, Яр Чаллы шәһәрендә – 7 134 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 39 509 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 34 791 җир кишәрлеге бирелгән.