Автотранспорт чаралары сатылды

2012 елның 16 октябре, сишәмбе

       Бүген, 2012 елның 16 октябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче  урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын сату буенча бәяне күтәрү юлы белән ачык аукцион үткәрелде.

       Сатуга 7 данә автотранспорт чарасы, шул исәптән ВАЗ, ГАЗ, ЗИЛ, Деу Нексия маркаларындагы автомобильләр куелган иде. Барлык транспорт чаралары да сатылды.

       Беренче куелган бәясе 267,7 мең сумлык автотранспорт 338,4 мең сумга сатылды. Бу беренче бәядән 1,3 тапкырга артык. Сатудан алынган акчалар Татарстан Республикасы бюджетына күчәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International