ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итә

2019 елның 1 ноябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгару компанияләре ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итә, шул исәптән җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерүдә дә.

2019 елның 1 ноябренә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча ТР Министрлар Кабинетының 701 га мәйдандагы 349 җир кишәрлеген сәнәгать җирләре категориясенә һәм җир асты байлыкларыннан файдалану максатларында башка махсус кулланылыштагы җирләр категориясенә күчерү турындагы 72 карары кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International