Азат Хамаев Минзәлә районының соцаль-мөһим объектларын ачуда катнашты

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе

       Бирер дигән колына...

       Соңгы елларда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында районда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә шактый эшләр алып барыла.

       15 октябрь көнне Дружба һәм Николаевка авылларында да модульле ФАП биналарын тапшыру, ачу тантанасы булды. Кыска срокларда сафка баскан әлеге ике стационар ФАП ныклы металл каркаска җыелган. Стеналары 8 см лы калынлыктагы сэндвич панельдән эшләнгән. Аерым блок контейнерларны җыю биналарны тиз арада төзеп файдалануга тапшыру мөмкинлеге биргән. Модульле ФАПта халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Фельдшер кабинеты, процедура бүлмәсе, шунда ук акушер һәм балалар почмагы да урын алган. Пункт кирәкле җиһазлар һәм ике фармацевтик суыткыч белән тәэмин ителгән.

       Ике авылдагы ФАП та электр белән җылытыла, җылылыкны күп бирә торган батареялар куелган. Салкын һәм кайнар су килеп тора, канализация системасы эшли. Бәдрәфенә чаклы бина эчендә. Модульле ФАПларны Азнакай “Нефтемаш” заводы төзеп, корып биргән. Бу ФАПларның һәрберсенең бәясе 1 млн 800 мең сум тора. Һәр ике авылда да ФАП территорияләрен төзекләндерүдә “Чистый город” егетләре эшләгән. Коймалар корып, Дружба авылындагысына яшь үсентеләр утыртканнар. ФАПлар әллә каян матур булып күренеп торалар.

       ФАПларны ачу тантанасында ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Рәсим Садыков район үзәк хастаханәсе баш табибы Павел Стоногин катнаштылар. Алар Әлеге ФАПларның авыл халкына озак хезмәт итүен теләделәр. Авыл халкына уңайлы медицина хезмәте күрсәтелсен, яңа туган сабыйларга да, өлкәннәргә дә дәвалау профилактика чаралары вакытында үткәрелсен. Безнең бурыч – халыкны төрле авырулардан вакытында саклап калу, уртача гомер озынлыгы күрсәткечен арттыра бару һәм иң мөһиме – медицина ярдәменең сыйфаты арта”, – диделәр алар. Р.Садыков ФАПларга килә торган юллар да асфальтланачагын ассызыклап үтте.

... Чыгарып куяр юлына

       Түбән Тәкермәндә күп функуцияле культура үзәге кулланылышка тапшырылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл клублары төзү программасы нигезендә булдырылган. Шунда ук ФАП та урнашкан мондый бинага ия булу тәкермәнлеләрнең күптәнге хыялы иде. Бәйрәмгә олы кунаклар килүе авыл халкы өчен икеләтә шатлык булды. Тәкермән әбиләре, үзебезнең Рәсим дип кочаклап та алдылар район башлыгын.

       Түбән Тәкермәндә клуб 1963 елда таштан салынган булган. Моннан 4-5 ел элек әлеге клубның фундаменты нык булмау сәбәпле стеналары аерыла башлаган һәм аны авария хәлендә дип ябып та куйганнар. Бу авыл халкы әлегәчә клубсыз яшәде. Һәм менә быел авыл клублары төзү программасы нигезендә районда иң беренче булып Түбән Тәкермән авылында 300 урынга исәпләнгән Мәдәният сарае төзелде. Тәкермәнлеләр өчен мондый зур клубка ия булу күктән төшкән бәхет ул. Шунда ук ФАП һәм элемтә узелы урнашкан.

Клуб ачу тантанасында район башлыгы Р.Садыков чыгыш ясап болай диде:

       – Өч ел элек бу авылда картлар ашында бер апа безгә клуб кирәк дип әйткән иде. Менә быел ТР президенты Р.Миңнеханов тарафыннан махсус программа нигезендә клуб төзү өчен акча бүлеп бирелде. Клубны май аенда “Лига” СТК ҖЧҖ төзүчеләре төзи башлады, алар 15 октябрьгә төзеп бетереп тапшырырга вәгъдә бирделәр. Бу авылда 160 йорт бар. Авыл халкына бәйрәм итәр, сөйләшеп утырыр, биер өчен урын бар, хәзер эшләргә эш булсын. Бүген иң беренче булып сезнең авылда клуб ачабыз. Әлеге клубны төзегәндә эшләгән төзүчеләргә район башлыгы Рәхмәт хаты һәм мактау грамотасы тапшырды.

       Азат Хамаев үз чыгышында бүгенге көндә республикадагы авыл халкы өчен күп нәрсәләр эшләнүен, юллар, мәктәпләр, ФАПлар салынуын билгеләп үтте. Ул шулай ук гореф-гадәтнең, мәдәниятнең ңә авылларда саклануына басым ясады.

       “Лига” СТК ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степанов авыл халкына бәйрәм кәефе теләде һәм аны саклап тотарга кушты.

       Авыл халкы исеменнән Зөлхидә ханым клублар төзү программасына беренче булып Түбән Тәкермән авылы клубын төзергә керткән өчен Рәсим Садыковка рәхмәтен җиткерде. Ул бу клубның балаларга, яшьләргә, картларга кирәк, клуб тәрбия үзәге булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Ул үз чыгышында татар халык мәкале аша әлеге объектларны ачуга кагылышлы бик тирән мәгънәле сүзләр әйтте: “Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына”. Чыннан да әлеге объектлар ачылу авыллар өчен олы вакыйга, халык өчен бик кирәк алар.

       Клубны ачканнан соң авыл, район үзешчәннәре халыкка концерт куйдылар.

       Бу атнада ачылган социаль мәдәни объектларның авылларга ямь, нур биреп торачагын, яңа сулыш өрәчәгенә шик юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International