Республикада яшәүче 20 123 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 460 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 17 нче октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 20 123 гариза кабул ителгән. Әлеге гаризаларның 2 449 ы (12%) Интернет-портал аша килгән.

       Күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзерлек процессында торучы җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы  - 4 451,608 га тәшкил итә;

Межаланган җир кишәрлекләре – 19 685;

Кадастр исәбенә куелган (яки бирүгә әзер) җир кишәрлекләре – 18 719.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 10 045  җир кишәрлеге бирелде.

       Үрнәк мисал буларак, Алексеевск муниципаль районында җир кишәрлекләре бирү исемлегенә теркәлүче гаиләләргә җир кишәрлекләренең 100% та бирелеп бетүен әйтеп үтәргә кирәк. Әгерҗе, Биектау, Кама Тамагы, Спасс, Кукмара, Менделеевск, Новошешминск, Нурлат муниципаль районнарында исемлеккә кертелгән күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эше инде төгәлләнеп килә. Ләкин күрсәткечләре бик үк мактанырлык булмаган районнар да бар. Мисал өчен, Әлмәт районында исемлеккә кертелгән күп балалы гаиләләрнең 15% ы гына җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән, Ютазыда – 33%, Лениногорскийда – 32%, Түбән Камада – 42%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International