Муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы ачылды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 13 ноябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнашында «Мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру, мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм башкалар» программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы ачылды.
Стажировкада Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Заррина Сәйфетдинова, Мамадыш муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ленар Һадиуллин, ТР Ютазы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Руслан Рәкыйпов, ТР Актаныш муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе урынбасары Лилия Галиуллина, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе урынбасары - Оборина Гөлназ катнашалар.
Стажировка программасына Министрлыкның муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, шулай ук гамәли эшчәнлек барышында барлыкка килә торган иң актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International