Узган шимбә көнне, 16.11.2019, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Бадминтон үзәге” спорт комплексында бадминтон буенча ярыш үткәрелде.
Республика министрлыклары һәм ведомстволарының 30 командасы арасында ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Министрлык данын кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Равил Хәсәншин, җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге җитәкчесе Алмаз Мөбарәков, дүләт мөлкәтеннән файдалану бүлеге җитәкчесе Инна Альмукова, корпоратив идарә итү бүлеге җитәкчесе Вероника Тюрикова якладылар.
30 команда арасындагы кискен көрәштә 4 команданы җиңеп, министрлык командасы лаеклы 4 урынны яулады.