Дәүләт кадастр бәяләве турындагы законга үзгәрешләр кертү буенча Иҗтимагый палатада тыңлаулар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 13 ноябрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы Комиссиясе «дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 814739-7 номерлы Федераль закон проектын «нуленче укылыш» уздырды (Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына карауга 2019 елның 16 октябрендә җибәрелде).

    Закон проекты турында фикер алышканда төп сораулар булып ДБУ җитәкчеләренең шәхси җаваплылыгы һәм базар бәясен судка кадәр билгеләү торды.

    Иҗтимагый палата утырышында дәүләт кадастр бәяләве буенча дәүләт бюджет учреждениеләре, үзкөйләнешле бәяләүчеләр оешмалары һәм ММЧ вәкилләре катнашты.

    ДБУ "Дәүләт кадастр бәяләве үзәге"ннән - ДБУ "Дәүләт кадастр бәяләве үзәге" җитәкчесе урынбасары Рэнальд Сабирҗанов һәм күчемсез милек базары мониторингы бүлеге башлыгы - баш технолог Вадим Журавлев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International