Дәүләт мөлкәте белән ышанычлы идарә итүгә килешмә төзү хокукын алуга ачык аукцион үткәрелде

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе

       23.10.2012 сәг. 15.00 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы тарафыннан дәүләт мөлкәте белән ышанычлы идарә итүгә килешмә төзү хокукын алуга ачык аукцион үткәрелде. Аукционга “Татарстан Республикасының Биектау районында автомобиль спорты буенча халыкара ярышлар үткәрү өчен шосселы-боҗралы трасса” комплексы куелган иде. Әлеге комплекс Татарстан Республикасында автомобиль спорты буенча халыкара ярышлар уздыру максатында кулланылачак.

       Беренче куелган бәясе 499 900 сум булган лот 549 890 сумга сатылды. Аукционда катнашуга 2 гариза бирүче арасында җиңәче булган ҖЧҖ “К-Ринг Менеджмент” белән 5 елга килешмә төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International