2014 елда ятим балаларга бирелгән 309 торак фатирларның 2019 елда Татарстан Республикасы махсус торак фондыннан найм шартнамәләренең (алга таба – ТР махсус торак фонды) биш еллык гамәлдә булу срогы тәмамланган,.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының авыр тормыш хәлен җиңеп чыгуда ярдәм итү кирәклеген раслаучы шартлар булмау турындагы карары нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР махсус торак фонды составыннан 195 торак бина төшереп калдырылды һәм «Торак фонды белән идарә итү департаменты» ДБУ оператив идарә хокукында беркетелде.
«Торак фонды белән идарә итү департаменты» ДБУ тарафыннан фатирларны биләүчеләр белән социаль найм килешүләре төзеләчәк, шуннан соң күрсәтелгән торак биналарны хосусыйлаштыру мөмкинлеге биреләчәк.
Шундый ук чараларны үткәрү нәтиҗәләре буенча 2018 елда найм килешүләренең биш ел гамәлдә булу срогы чыккач, ТР махсус торак фонды составыннан чыгарылган 112 торак фатир 104 ятим бала милкенә тапшырылды.