Дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм аларның сакланышы тикшерелде

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

«Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан ТР Спорт министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының оператив идарә хокукында беркетелгән, Спас, Чистай, Саба, Питрәч, Лаеш муниципаль районнарындагы дәүләт учреждениеләренә дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм аларның сакланышы тикшерелде.
Тикшерүләр барышында түбәндәгеләр ачыкланды:
1. гомуми мәйданы 64,6 кв. м булган биналар Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән тиешле килешмичә генә чит оешмаларга файдалануга тапшырылган (РФ ГК 298 ст.);
2.  Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килешмәсез автотранспорт чарасы исәптән чыгарылган (РФ ГК 298 ст.);
3. оператив идарә итү хокукы рәсмиләштерелмәгән, шулай ук дәүләт милке Реестрына гомуми мәйданы 124,6 кв. м булган 2 күчемсез милек объекты кертелмәгән.;
4.  файдаланылмаган дәүләт милкенең 10 төре төзексез хәлдә;
5.ике күчемсез милек объектының мәйданы ЕГРН күрсәткечләренә туры килми.
Нәтиҗәләр буенча дәүләт учреждениеләрен тикшерү актлары төзелде. Закон бозуларны бетерү турындагы учреждениеләрнең хисаплары ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына бер ай дәвамында җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International