Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә ведомство карамагындагы оешма җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге чараларны тормышка ашыру, шул исәптән мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча чаралар күрү сораулары буенча чираттагы семинар үтте.
Сәламләү сүзендә министр билгеләп үткәнчә, «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон нигезендә һәр оешма коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә һәм кабул итәргә тиеш. Һәр ведомствога караган учреждениедә җитәкче каршында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Комиссия төзелде, анда шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге материаллар, күзәтүләр, статистик һәм башка мәгълүмат карала.
Ул шулай ук оешмаларда коррупцияне кисәтү эшчәнлеге системалы һәм эзлекле рәвештә алып барылырга тиешлеген ассызыклады.
Семинарда катнашучылар белән күпьеллык тәҗрибәсе белән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, Россия Федерациясе прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре Кафил Әмиров уртаклашты. Кафил Әмиров уку чарасы ахырында тыңлаучыларның сорауларына тулы җаваплар бирде. Ә иң кызыклы сорау бирүчегә ул үзенең китабын бүләк итте.