Фәнил Әһлиуллин депутатларга ятим балалар өчен билгеләнгән торак мәйданның «метражын» беркетүче закон проектын тәкъдим итте

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

27.11.2019 алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышында парламентарийлар «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законына үзгәреш кертү хакында" закон проектын карадылар. Татарстанда ятим балаларга 24 кв.метрдан ким булмаган торак бирү турында сүз бара.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты ятим балаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән һәм аларның торак мәйданы белән тәэмин итү гарантияләрен Татарстанда беркетә.

Муниципаль актларга анализ күрсәткәнчә, республика шәһәрләрендә һәм районнарында социаль наем шартнамәсе буенча мәйданның төрле нормалары билгеләнгән. Әлеге закон проекты ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга карата әлеге норманы тәртипкә салуга юнәлдерелгән.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин хәбәр иткәнчә, республикада торак алу өчен чиратта 1300дән артык кеше тора.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин ятим балаларга бирелә торган фатирларның санын арттыру, шул рәвешле, өч ел эчендә чиратны тулысынча бетерү планлаштырыла, дип белдерде.

Депутатлар әлеге документны беренче һәм өченче укылышларда хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International