«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан татар телендә Татарстан Республикасының географик объектлары атамалары каталогын төзү һәм алып бару буенча алып барыла торган эш кысаларында, ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә, республиканың кайбер географик объектларының аермалыклары һәм аерылмалары ачыкланды.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының торак пунктлары исемнәрен билгеләүне раслый торган архив документлары һәм материаллары нигезендә Татарстан Республикасының 12 торак пункты атамаларына карата дәүләт географик атамалар каталогына үзгәрешләр кертелде:
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Әшнәк авылы;
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Салкын Чишмә авылы;
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Каратун бистәсе;
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Каратун тимер юл станциясе бистәсе;
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Каратун ашлык кабул итү пункты бистәсе;
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Татар Димскәе авылы;
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авылы;
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки кичүе бистәсе;
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Еникәй Чишмә авылы;
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Көек Ерыкса авылы;
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Су-Елга авылы;
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы совхозының беренче бригадасы бистәсе.