ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмати системасы булдыру һәм топографик планшетларны цифрлаштыру сораулары буенча ведомствоара эш группасы утырышы узды.
Утырыш ике өлештән торды. Беренче өлештә Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмати системасын төзү буенча оештыру мәсьәләләре каралды: профильле эшче төркемдә катнашучылар составы һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмати системасын төзегәндә дәүләт хакимияте органнарының һәм башка учреждениеләрнең үзара хезмәттәшлек итү принциплары турында фикер алыштылар. Катнашучылар шулай ук, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы һәм РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 9 июнендәге 363 номерлы «шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итү турында»гы карары нигезендә, шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмати системасы составына керергә тиешле документлар исемлеге белән таныштылар.
Утырышның икенче өлешендә катнашучылар топографик планшетларны цифрлы фотматка күчерү проблемалары һәм инженерлык челтәрләренең урнашуы турында мәгълүмат алып баруның агымдагы хәле турында фикер алыштылар. «Водоканал» МУП һәм «Татэнерго» АҖ вәкилләре аларның учреждениеләрендә инженерлык челтәрләрен исәпкә алу ни рәвешле алып барылуы турында хәбәр иттеләр һәм мәгълүмат ресурсларында әлеге материалларны куллануның төп проблемаларын билгеләделәр.
Утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учреждениесе, ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы , ТР төзелеш, авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы , Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Казан федераль университеты, «Водоканал» МУП, «Татэнерго» АҖ филиалы «Казан җылылык челтәрләре» белгечләре катнашты.