ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе арасында чикләрне билгеләү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Күрше Киров өлкәсе белән чикне тиз арада үтүне килештерү өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ белән берлектә архив материаллары һәм тарихи документлар табу йөкләнде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Кукмара, Балтач чик буе муниципаль районнарының җаваплы затлары һәм «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.