Халыкара инвалидлар көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2019 елның 6 декабре, җомга

2019 елның 4 декабрендә "Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  (Казан шәһәре, Имәнлек урамы, 43 В йорт) Халыкара инвалидлар көненә багышланган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды.
Юридик ярдәм сорап 45 граждан мөрәҗәгать итте. Сорауларның күбесе социаль һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы иде, һәм ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкилләренә һәм адвокатларга адресланды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ислам Ишмаков җәлеп ителде.
Барлык гражданнарга да телдән консультация рәвешендә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International