Видеоконференция режимында зиратларны карап тоту һәм саклау мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды

2019 елның 6 декабре, җомга

06.12.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында зиратларны карап тоту һәм саклау, шулай ук җир кишәрлекләрен теркәү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, ТР буенча Росреестр идарәсе, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең ТР буенча филиалы, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, ТР муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча җирле үзидарә органнарына зиратлар астындагы участокларны рәсмиләштерергә һәм тиешле категориягә китерергә йөкләнде.

Татарстан Республикасында 3 827 зират:

- рәсмиләштерелгән – 1 865

- өлешчә рәсмиләштерелгән – 247;

- рәсмиләштерелмәгән-1 715.

Зиратлар нигездә авыл хуҗалыгы җирләрендә урнашкан.

Мондый җирләрдән файдалануны закон белән тәңгәлләштерү максатыннан, законнарга туры китерү зарур:

- сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җир кишәрлекләрен ызанлау, aормалаштыру һәм кадастр исәбенә кую буенча кадастр эшләре алып бару;

- җир кишәрлегенең категориясен сәнәгать җирләренә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә күчерү.

2019 елның 10 ноябреннән 02 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән 9,2 га мәйданда 14 кишәрлек сәнәгать җирләре категориясенә күчерелде.

Хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинетында 81 кишәрлекне (Алексеевск, Мөслим, Тукай, Яңа Чишмә, Азнакай, Апас, Баулы, Чирмешән МР) күчерү буенча 22 эш карап тикшерелә. Ә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында сәнәгать җирләре категориясенә (Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Чирмешән, Чистай, Ютазы, Кайбыч, Яңа Чишмә МР) 295 кишәрлекне күчерү буенча 102 эш каралачак.

149 участок буенча ТР Министрлар Кабинетының бер категориядән икенчесенә күчерү турында карар проектлары әзерләнгән. 146 участок буенча искәрмәләр ачыклану сәбәпле, җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган документларны эшләп бетерү таләп ителә.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә участокларны рәсмиләштергәндә килеп туган проблемалар, зиратларны, зиратларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе, шулай ук кишәрлекләр категориясен үзгәртү өчен документлар әзерләгәндә еш очрый торган кисәтүләр буенча фикер алыштылар.

Киләсе киңәшмә 13.12.2019 елга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International