Бүген Казан Ратушасында г.Ф. Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «Татарстан Республикасының Ел юристы»премиясен тапшыру тантанасы узды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен юридик берләшмә вәкилләренә тапшырды.
Шершеневич исемендәге премиягә юридик фәннәр докторы, профессор, РФ атказанган фән эшлеклесе, МДУ юридик факультетының граждан хокукы кафедрасы мөдире Евгений Суханов, юридик фәннәр докторы, Мәскәү юридик академиясенең Дәүләт һәм хокук теориясе кафедрасы профессоры Валерий Лазарев ия булдылар. Бүләкне Россия юристлары ассоциациясе рәистәше Павел Крашенинников тапшырды.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хатын Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Халиков алды.
Бу чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм хокук идарәсенең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин катнашты.