Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 572 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 31 нче октябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 20 447 гариза кабул ителгән.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 11 023 җир кишәрлеге бирелде (җир кишәрлекләре бирү исемлегенә кертелгән гаиләләрнең 58% ы).