ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Ел саен бу дата 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Семинарда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты. Ул коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәгән өчен дәүләт хезмәткәрләренең җаваплылыгы турындагы доклад белән чыгыш ясады, коррупциягә каршы законнарны бозган затларга юридик җаваплылык чараларын куллану тәҗрибәсеннән мисаллар китерде, һәм министрлык хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде.