Министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Түбән Новгород өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министры С.А. Баринов рәислегендә веб-трансляция форматында «Салымнар» эш төркеме утырышында катнашты.
Утырышта Россия Федерациясе субъектларының һәм дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең күчемсез милек объектларын салым әйләнешенә тулырак җәлеп итү буенча эшне башкару өчен кирәкле мәгълүматларны алу максатыннан үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар, шулай ук күчемсез милек объектларының хокукына ия булучылар турындагы мәгълүматлар өлешендә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрының тулылыгын тәэмин итү максатыннан федераль законнарны камилләштерү сорауларын карадылар.
Эшче төркем утырышында шулай ук Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ белгечләре дә катнашты.