«Казан – Аэропорт» аэроэкспресс тимер юллары һәм «Казан – Боровое Матюшино» автомобиль юллары киселеше районындагы транспорт чишелеше объекты астындагы җир кишәрлекләрен теркәү сораулары каралды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Главтатдортранс» ДКУ, «Базис-Терра» АҖ, «Сувар-Казан» АҖ вәкилләре катнашында «Казан – Аэропорт» аэроэкспресс тимер юллары һәм «Казан – Боровое Матюшино» автомобиль юллары киселешендәге җир кишәрлекләрен теркәү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә «Базис-Терра» АҖ җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук «Главтатдортранс» ДКУ тарафыннан әлеге участокларга хокукларны рәсмиләштерү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча участокларны рәсмиләштерү буенча мөмкин булган гамәлләр вариантлары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International