Бәясен күтәрү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе

       2012 нче елның 02 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә бәясен күтәрү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.

       Аукционда Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә һәм Биектау, Яшел Үзән районнарында урнашкан дәүләт мөлкәте сатылды.

       Куелган лотлар өчен 2 дән алып 14 кә кадәр кеше сатулашты. Үткән аукцион нәтиҗәсендә башта куелган бәя 1,7- 6,5 тапкырга артты. Шулай итеп, дәүләт мөлкәте 60,3 миллион сумга сатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International