ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы инвалидлар декадасында катнашты

2019 елның 13 декабре, җомга

2019 елның 1-10 декабрендә республикада Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.11.2019 ел, № 2932-р боерыгы нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү буенча чаралар комплексы үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасы фойесында Татарстан Республикасында инвалидлар декадасына багышланган «аерым кайгыртучанлык кешеләре» фотостенды рәсмиләштерелде.
Хокук идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан  “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” (Казан, Имәнлек ур., 43 В) дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә I һәм II төркем инвалидларына, инвалид балаларга һәм аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хезмәт ветераннарына һәм ведомство карамагындагы учреждение инвалидларына матди ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International