Апас муниципаль районында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 16 декабрендә, Апас муниципаль районында, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы 156-УП номерлы Указын һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак. 
Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнашачак. 
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан бу чарада дәүләт милке һәм җир мәнфәгатьләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Ханжина катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International