Республикада яшәүче 20 555 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 605 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 07 нче ноябренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 20 555 гариза кабул ителгән.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 11 218  җир кишәрлеге бирелде (җир кишәрлекләре бирү исемлегенә кертелгән гаиләләрнең 59% ы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International