Апас муниципаль районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 16 декабре көнне Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас һәм Биеш авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Мәгълүмат-консультация төркеме составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Ханжина җәлеп ителде.
Мөрәҗәгать иткән гражданнарга җир кишәрлегенә карата реестр хаталарын төзәтү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе буенча тулы күләмдә аңлатмалар бирелде. 
Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International