Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ветераннарына "Татарстан АССР төзелүгә 100 ел" истәлекле билгеләрен тапшырды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин озак еллар ТР Дәүләт мөлкәт комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында эшләп киткән хезмәт ветераннары белән очрашты. Очрашу киңәшмәләр залында чәй табыны артында оештырылды.  Мондый җылы очрашу  борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга һәм чын күңелдән сөйләшергә мөмкинлек бирде. Министр аларның республика икътисадын реформалаштыруга, идарә итүнең яңа формаларына һәм алымнарына күчүенә, ведомство алдында куелган бурычларны уңышлы үтәүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте һәм аларга «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел»истәлек билгеләрен тапшырды.
Фәнил Әһлиуллин ветераннарга сәламәтлек теләде һәм киләчәктә дә алар белән бик теләп очрашачагын, сорауларга җавап биреп, акыллы киңәшләренә колак салачагын ассызыклады.
Ветераннар министрга, шулай ук министрлыкның элеккеге җитәкчеләренә аларны һәрвакыт хәтерләгәннәре һәм тирән ихтирам иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International