Күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен җир кишәрлекләре бирү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әзерләгән проектлар буенча ТР Министрлар Кабинеты “Торак пунктлар чикләренә җир кишәрлекләре кертү турында” 52 боерык кабул итте.
ТР Хөкүмәтенең бу карарлары нигезендә 27 муниципаль район территориясендәге 54 торак пункт чикләренә 3,3 гектарга якын җир кишәрлекләре кертелде.