ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 30 нчы елга кадәр Татарстан Республикасы үсеше стратегиясен төзү сораулары каралды

2012 елның 13 ноябре, сишәмбе

       9 нчы ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “2030 нчы елга кадәр Татарстан Республикасы үсеше стратегиясе” проектын эшләүче эксперт группа белән эшлекле очрашу булды.

       Министрлыкның министр урынбасарлары, идарә һәм бүлек җитәкчеләре, шулай ук эксперт группа вәкилләре белән берлектә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенә кагылышлы сораулар каралды, шул исәптән хосусыйлаштыру, инвестицияләү проектларында катнашу, җир мөнәсәбәтләре, информацион технологияләр үсеше һәм министрлыкның республика үсеше программаларын тормышка ашыруда катнашына кагылышлы күп кенә башка аспектларына аерым тукталынды.

       Эшлекле очрашу нәтиҗәләре буенча, тирәнтен өйрәнүне таләп итүче сораулар билгеләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International