Татарстан Республикасы дәүләт милкеннән файдалануны һәм аларның сакланышын контрольдә тоту буенча 93 тикшерү үткәрелде

2019 елның 28 декабре, шимбә

2019 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы комиссиясе тарафыннан «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Дәүләт милке белән идарә итү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт милкеннән файдалануны һәм аларның сакланышын контрольдә тоту буенча 93 тикшерү үткәрелде, шуларның 88 е пландагы, 5 се планнан тыш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда тикшерүләр уздырганда Министрлык тарафыннан түбәндәге закон бозулар ачыкланды:
- 6 учреждение 2071,1 кв. м мәйданлы биналарны, Министрлыкның тиешле килешүләрен һәм ризалыгын рәсмиләштермичә генә, чит оешмаларга файдалануга тапшырылган;
- 17 учреждениенең 43 күчемсез милек объектына оператив идарә хокукын дәүләт теркәве юк;
- 8 учреждение Татарстан Республикасы Дәүләт милке Реестрына 10 күчемсез милек объектына кертү өчен мәгълүматларны тапшырмаган;
- гомуми мәйданы 15720,9 кв. м булган 58 күчемсез милек объекты , 2,93 га булган 4 җир кишәрлеге, 20 автотехника файдаланылмый;
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 23 икт Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелде, административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 4.3 статьясы нигезендә 7 беркетмә төзелде, шулардан 1 беркетмәсе буенча штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде, 5 беркетмә буенча җәза билгеләнмәде (карарлар җавап бирүче файдасына кабул ителде), хәзерге вакытта 1 беркетмә буенча суд чаралары үткәрелә.
Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 19 февралендәге Пр-332 номерлы күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, 2019 елда Министрлык тарафыннан гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларына бушлай файдалануга тапшырылган дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International