2019 елның 27 декабренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 55 081 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 13 576, Яр Чаллы шәһәрендә – 7 284 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 39 875 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 7 234, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге кадастр исәбенә келган.
Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 35 111 җир кишәрлеге бирелгән.