Бүген министр урынбасарлары, структур бүлекчәләр һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында узган атналык киңәшмә истәлекле вакыйгадан башланды. Министрных беренче урынбасары Артур Галиев беренче тапкыр дәүләт гражданлык хезмәтенә кергән министрлык хезмәткәрләренә таныклыклар тапшырды. Яшь белгечләрне шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Ветераннар советы рәисе Михаил Виноградов котлады.