Хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләре белән идарә итү һәм контрольдә тоту органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

       14 ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләре белән  идарә итү һәм контрольдә тотучы органнарның дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

       Утырышта Ведомствоара комиссия әгъзалары: ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар, ТР эшмәкәрләре һәм оешма Ассоциациясе вәкилләре катнаштылар.

       Комиссия эше кысаларында дәүләт вәкилләренең 2012 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

       Шулай итеп, республика бюджетындагы акция пакетларына 2012 елда дивидентлар килүне тәэмин итү максатыннан җәмгыятьләрнең идарә органнары вәкилләренә дәүләт акцияләре пакетлары һәм ТР бюджетына килүче дивидентларның югары табышын тәэмин итү сораулары буенча күрсәтмәләр бирелгән хатлар һәм директив күрсәтмәләр җибәрелгән иде.

       Дәүләт вәкилләре тарафыннан күрсәтмәләрне үтәү ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 2011 ел нәтиҗәләре буенча чиста табыш алучы устав капиталында 25 һәм аннан күбрәк дәүләт өлеше булган Акционерлар җәмгыятьләре идарә органнарына дивидентлар түләтү турындагы карарны кабул итүне тәэмин итте.

       2012 елны дәүләт вәкилләре тарафыннан  ревизия ясау комиссиясе һәм директорлар шурасы функцияләрен башкару буенча дәүләт вәкилләренең квалификацияләрен күтәрү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан укыту семинарлары үткәрелде.

       Хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәтләрендәге идарә итү һәм контрольдә тотучы органнарның дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча 2013 елда үтәчәк гомуми акционерлар җыелышларында акционерлар җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарына тәкъдим итү һәм билгеләү өчен 150 дән артык дәүләт вәкиле һәм бәйсез директор кандидатурасы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International