21 гыйнварда министр Фәнил Әһлиуллин һәм Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов Өчкүл авыл җирлеге гражданнары җыенында, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы һәм Спас муниципаль районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәт коллективларының отчет җыелышларында катнаштылар.
Халык алдында йомгак ясау чараларында, 2019 елда территорияләрне үстерү буенча башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар турында отчет белән, авыл җирлекләре башлыклары һәм хезмәт коллективлары җитәкчеләре чыгыш ясады.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин чыгышында Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре һәм актуаль мәсьәләләре турында сөйләде.