23.01.2020 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча филиалы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Марий Эл Республикасы ягыннан киңәшмәдә Марий Эл Республикасы Дәүләт милке министрлыгы, Марий Эл Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Марий Эл Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук Марий Эл Республикасы Табигый ресурслар, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы арасында чикләрне узу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, РФ субъектлары арасында чикләрне узуга кагылышлы картографик мәгълүматлар белән алмашу турында килешенде.