2020 елның 23 гыйнварында Питрәч һәм Колаево авылларында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Мәгълүмат-консультация төркеме составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Ханжина җәлеп ителде.
Мөрәҗәгать иткән гражданнарга милек хокукын теркәү һәм торак йортның кадастр исәбенә кую, җир кишәрлегенең чикләрен төгәлләштерү мәсьәләләре буенча тулы күләмдә аңлатмалар бирелде.
Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.