24 гыйнвар көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру документларын эшләү һәм раслау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, «Татинвестгражданпроект» ДУП һәм Татарстан Республикасы инвестиция-төзелеш баш идарәсе вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар муниципаль берәмлекләрнең территориаль планлаштыру документларын эшләү һәм килештерү барышында барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук заказчысы - Татарстан Республикасы инвестиция-төзелеш баш идарәсенең муниципаль берәмлекләр генераль планнарын эшләү барышы каралды.