24.01.2020 җир һәм Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинова рәислегендә видеоконференция режимында зиратларны карау һәм саклау, шулай ук алар урнашкан җирләрне теркәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, Росреестрның ТР буенча идарәсе, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең ТР буенча филиалы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча җирле үзидарә органнарына зиратлардагы участокларны рәсмиләштерергә һәм тиешле категориягә китерергә кушылды.
Татарстан Республикасында 3 830 зират бар, шулардан:
– рәсмиләштерелгән-2 457
- өлешчә рәсмиләштерелгән-117;
- рәсмиләштерелмәгән-1 251.
Нигездә зиратлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан.
Мондый җирләрне законнарга туры китерү максатыннан:
- сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр буларак зиратларны урнаштыру өчен каралган җир кишәрлекләрен ызанлау, формалаштыру һәм кадастр исәбенә кую буенча кадастр эшләрен башкару;
- җир кишәрлеге категориясен сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җиргә күчерү кирәк.
2020 елның 15 гыйнварыннан алып 24енә кадәрге чорда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән гомуми мәйданы 75 га булган 93 участок авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән сәнәгать җирләре категориясенә күчерелде.
Бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинетында-116, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 431 җир кишәрлеген сәнәгать җирләре категориясенә күчерү буенча эшләр бар.
125 участок буенча ТР Министрлар Кабинетының бер категориядән икенчесенә күчерү турындагы карар проектлары әзерләнгән. 186 участок буенча кисәтүләр ачыклану сәбәпле, бирелгән документларны җирле үзидарә органнары тарафыннан эшләп бетерү таләп ителә.
Киңәшмәдә зиратларны теркәү буенча эш темпыннан артта калган Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әтнә, Бөгелмә, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Тәтеш, Чистай, Биектау, Яшел Үзән районнары вәкилләре чыгыш ясады.