Бүгенге көндә Татарстанда җир кишәрлекләре алуга хокукы булган 24 400 күп балалы гаилә яши.
2012 елның 21 ноябренә республиканың барлык районнарында да диярлек җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую эше төгәлләнеп килә. Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен дә исәпкә алып, республикада 19 926 җир кишәрлеге кадастр исәбенә кертелгән: Казан шәһәрендә – 957, Яр Чаллы шәһәрендә - 2220 җир кишәрлеге күп балалы гаиләләргә бирү өчен әзер.
Бүгенге көндә күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора. Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә 11 885 гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителде. Бу – җир алучылар исемлегенә кертелгәннәрнең 62 %ын тәшкил итә.