Татарстан Республикасы чиген билгеләү сораулары каралды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУ, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды. Утырыш барышында Татарстан Республикасы чиген Чуаш Республикасы белән чиктәш җирдә узу, Россия Федерациясе субъектлары арасында чик билгеләүнең проблемалы мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International